news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гаиләсеннән балалар үз акчасына фронт өчен УАЗ сатып алган

Татарстан гаиләсеннән балалар уен мәйданчыгы урынына үз акчаларына фронт өчен УАЗ сатып алган. Бу хакта алар «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләделәр.

Түбән Кама районы Благодатное авылыннан Казамаровлар гаиләсе фронтка ярдәм күрсәтә – ата-аналар окоп шәмнәре ясый, техника сатып алу өчен акча җыя. Аларның балалары – уллары Лев һәм Яков, кызлары Татьяна, ата-аналары үрнәгенә ияреп, үз акчаларын хәрбиләргә ярдәм өчен бирергә карар кылганнар. Алар балалар мәйданчыгына акча җыйган булган, аннары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен УАЗ сатып алуга биргәннәр.

«Безнең үзебезнең 270 кешедән – күрше торак пунктларда яшәүчеләрдән торган «Благо» волонтерлык төркеме бар. Бергәләп гуманитар ярдәм җыябыз. Бер УАЗикны фронтка җибәрер алдыннан төзәттек. Аннары гаилә белән кичке аш ашап утырганда, тагын бер машинага заявка килде. Балалар моны ишетеп, үз акчаларын бирергә тәкъдим иттеләр», – дип уртаклашты гаилә башлыгы Николай Казамаров.

«Солдатларга машина сатып алыр өчен, без бергәләп үз акчаларыбызны бирергә карар иттек. Туган көннән башлап, бик озак җыйдык», – дип сөйләде олы балалары Татьяна.

Үз балаларын белгән ата-аналар мондый карарга аптырап та калмаган.

«Мин башта: «Ничек инде, без бит балалар мәйданчыгына акча җыйган идек, урын да әзерләп куйган идек, заказ бирәсе генә калды», – дигән идем. Аннары хатыным белән уйлаштык – әгәр балалар ярдәм итәргә тели икән, бу Җиңүне якынайтачак», – диде Николай.

Елена һәрвакыт балалар белән махсус операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыйганнарын әйтте.

«Без гел бергәләп окоп шәмнәре ясадык, балалар гел ярдәм итте: банкалар чистартты, картон кистеләр. Коры душлар ясарга булыштылар. Без – бербөтен, беркемне мәҗбүр итмибез, шуңа күрә балаларыбыз да шундый», – дип сөйләде Елена.

  • Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиягә 60тан артык кунак, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, табиблар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килә.
  • Трансляция ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук YouTube һәм «Вконтакте» да Татарстан Республикасының рәсми төркемендә онлайн бара. Тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак түгел урыннардан турыдан-туры элемтәләр, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, сугышчыларга һәм гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Хәзер контрактлы хезмәт шартлары тагын да кызыгырлык. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр алырга мөмкин, аннары ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк түләнә. Бу хакта тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоныннан белеп була.
  • Россия Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт, премия, ташламалар, түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100