news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсе буенча алдынгы 15 төбәк арасына керде

Татарстан гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингында унберенче урынны алды, диелә РИА Новости агентлыгы мәгълүматларында.

Әлеге рейтингта Росстат мәгълүматлары нигезендә минималь чыгымнардан соң гаиләдә күпме акча калу ихтималын исәпкә алганнар. Гаиләдә төбәк өчен медиан хезмәт хакы алучы ике ата-ана эшли, шулай ук аларның бер яки ике баласы бар, дип фаразланган.

Исәпләүләр күрсәткәнчә, Татарстанда бер бала тәрбияләүче гаиләләрдә минималь чыгымнарны тотып калганнан соң - 65,4 мең, ә ике балалы гаиләләрдә 48,7 мең сум акча кала.

Иң күп акча Ямал-Ненец автономияле округындагы гаиләләрдә кала (әгәр гаиләдә ике бала булса - 125,1 мең, бер бала тәрбияләнсә - 145,2 мең сум). Әлеге рейтингта Ханты-Манси автономияле округы (86,9 һәм 106 мең) – икенче, Магадан өлкәсе (75 мең һәм 97 мең) өченче урынны алган.

Мәскәү (66,7 мең һәм 80,8 мең) гаиләдә балалар санына бәйле рәвештә рейтингның дүртенче баскычында урнашкан. Санкт-Петербург - җиденче урында (57,6 мең һәм 74,3 мең).

Исемлекнең ахырында - Ингушетия, Чечня һәм Кабарда-Балкар республикалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot