news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия конкурсында җиңде

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 сентябрьдә “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” фестивале кысаларында булачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). “Гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен социаль яклау ата-аналар илкүләм ассоциациясе” Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” (“ГТО всей семьй!”) дип исемләнгән төбәк мәгариф идарәсе органнарының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләрен тикшергәннән соң, “Гаиләләрне һәм балаларны ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итүдә уңай тәҗрибә күрсәткән төбәк мәгариф органнары” категориясендә Татарстан Республикасы җиңүче дип табылды.

“Иң яхшы катнашучы гаилә” категориясендә Татарстаннан Гатиннар гаиләсе җиңеп чыкты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 сентябрьдә “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” (“ГТО всей семьей!”) Бөтенроссия спорт-агарту гаилә фестивале кысаларында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100