Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гагаузия белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә ниятли
Татарстан Гагаузия белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә ниятли
(Казан, 27 декабрь, «Татар–информ»). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин Молдова Республикасы составындагы Гагаузия милли–территориаль автономиясенең 10 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.
Гагаузиянең башкаласы Комрат шәһәрендә үткән тантанада сәламләү сүзләре белән Молдова Республикасы президенты Владимир Воронин, Төркиянең элекке президенты Сөләйман Дэмирэль, Әзербәйҗан, Белоруссия, Украина һәм башка илләрнең вәкилләре чыгыш ясады. Фоат Галимуллин Гагаузия халкына Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте сәламләвен һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Моннан тыш, Татарстан депутаты Гагаузия җитәкчесе (башканы) Георгий Табунщик һәм икътисад һәм индустрия палатасы башлыгы Петр Пашали белән сөйләшкән. Әңгәмә вакытында Татарстан һәм Гагаузия арасында киләчәктә хезмәттәшлек итү зарурлыгы ассызыкланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз