news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры югары әзерлек режимын кертте

21 майда төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы, шулай ук җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин иртәгә һава торышының бозылачагын күздә тотып «Югары әзерлек» режимын кертте.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, 21 майда төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы, шулай ук җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Югары әзерлек режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстанның барлык районнарындагы җирле янгын-коткару гарнизоннары башлыкларына оператив төркемнәрнең әзерлеген тикшерергә, электр тапшыру линияләре участоклары, су объектлары, республика юлларының (һ.б.) торышына мониторинг үткәрергә кирәк.

Моннан тыш, республика халкына һава шартлары турында үз вакытында хәбәр итү, идарә органнарының хәлнең үзгәрүенә оператив төстә реакция белдерүен (һ.б.) тәэмин итү зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100