news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң сөйкемле хезмәткәрен ачыклыйлар

Тавыш бирү «Матурлык дөньяны коткарачак: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 иң сөйкемле кызы» интернет-проекты кысаларында уза.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Гражданнар оборонасы елы кысаларында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм Коткаручы көне алдыннан Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында имидж интернет-проекты старт ала. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм «Телесемь» журналы редакциясе «Матурлык дөньяны коткарачак: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 иң сөйкемле кызы» дигән уртак интернет-проект башлады.

Оештыручылар Woman's Day басмасын укучыларга Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кыю һәм батыр хезмәткәрләр генә түгел, сөйкемле һәм гүзәл кызлар эшләвен дә күрсәтергә тели.

Бүгенге көннән башлап 5 декабрьгә кадәр һәркем Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы иң сокландыргыч, шәфкатьле һәм профессиональ хезмәткәрләрнең берсе өчен Wday.ru порталында тавыш бирә алачак.

Кызлар конкурска үз фотоларын тәкъдим итте, шулай ук анкета сорауларына җавап бирде. Бәйгегә 15 декабрьдә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100