Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләренә яңа техника тапшырылды
Ачкычларны тапшырганнан соң, Алексей Песошин үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләренә тантаналы шартларда 20 берәмлек яңа техника тапшырды.
«... Бүген республика бюджеты хисабына 20 берәмлек техника тапшырабыз. Әлеге карарның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителүен искәртәсем килә. Алдыгызга куелган барлык бурычларны хәл итәрсез дип ышанам, сез моны инде күп мәртәбә расладыгыз», - диде Алексей Песошин.
Техника ачкычлары тапшырганнан соң, ТР Премьер-министры үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә киләсе елның 1 мартыннан гадәттән тыш вәзгыять килеп туганда гражданнарга оператив мәгълүмат бирү системасын эшләргә һәм ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру системасын камилләштерергә йөкләмә биргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз