Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Хач ману бәйрәменә су коену урыннарын тикшерәчәк
Республикада барлыгы 122 су коену урынын әзерләү планлаштырыла.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православлар Крещение, ягъни Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне бәкеләрдә су коену өчен оештырылган урыннарда полиция хезмәткәрләре, медиклар, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстанда барлыгы 122 су коену урынын әзерләү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз