Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозга чыгуның куркыныч булуын искәртә
Гамәлдәге кагыйдәләрне бозган өчен административ җәза каралган
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Һава температурасы кискен төшү һәм юка бозның беренче корбаннары булуга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бозга чыккан вакытта куркынычсызлык чаралары хакында искәртә һәм ихтимал административ җаваплылык турында кисәтә.
Узган атнада һава температурасы кискен төшү сәбәпле, республика елга һәм күлләрендә, шулай ук Казансу елгасында 1дән 3 сантиметрга кадәр калынлыкта боз кату күзәтелде. Шул ук вакытта Идел һәм Чулман елгалары ачык килеш кала. Андый калынлыктагы боз өстенә чыгу гомер өчен куркыныч. Күлләрдә кеше авырлыгын күтәрә алырлык боз калынлыгы - 10, агымлы елгаларда 12 сантимердан артык тәшкил итә.
"Бүгенге көндә республика законнарында калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк боз өстенә чыгуны тыючы үзгәрешләр бар", - дип Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары Регина Гаязова сүзләрен китерә идарәнең матбугат хезмәте. Әйтик, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендә кабул ителгән 435нче номерлы карары белән, Су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән.
Әлеге кагыйдәне бозган өчен гражданнарны кисәтү яки 1,5-2 мең, вазифаи затларны - 5-7 мең, юридик затларны 50-70 мең сум күләмендә штраф көтә. Административ хокук бозу турындагы актны эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тутыра. Хәзерге вакытта Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре полицейскийлар белән бергә республика акваторияләрендә патрульлек итә.
Әйтергә кирәк, соңгы өч көндә республикада боз астына китеп өч кеше үлгән. 26 октябрь көнне Казанның Өченче транспорт дамбасы тирәсендә юлны кыскартырга теләгән 25-30 яшьлек ир боз астына киткән. Икенче бәхетсезлек очрагы Яшел Үзән районында Зөя елгасында теркәлгән. Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында Идел елгасында тагын бер ир-атны боз күтәрмәгән.
Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре республика кешеләренә юка боздан йөрүнең куркыныч булуы хакында искәртә. Әйтик, көзге каникуллар алдыннан ата-аналар һәм укытучылар балаларга юка боз өстенә чыгуның куркыныч булуы хакында аңлатырга тиеш. Балыкчыларга да бозның ныклап катуын көтәргә киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз