news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан гүзәле» таҗына көрәш кыза бара

«Татарстан гүзәле» таҗына көрәш кыза бара

(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Татарстанда «Татарстан гүзәле» бәйгесенең сайлап алу турлары уза. «Кама аръягы гүзәле» һәм «Яшел Үзән гүзәле» конкурслары нәтиҗәләре буенча биш финалчы сайланган инде. Тагын 25 чибәркәй Казанның «Мелита» мәдәният сараенда ике көндә сайлап алыначак.

24 декабрьдә Казан туташлары өчен, ә 25 республиканың башка шәһәрләре һәм районнары гүзәлләре өчен сайлау турлары узачак. Танылган шәхесләрдән торган профессиональ жюри җиңүгә дәгъва итүчеләргә җитди таләпләр куярга ниятли: 14-22 яшь, матур тышкы кыяфәт, сәхнәдә үз үзеңне тота белү, дөнья стандартларына якын параметрлар. «Татарстан гүзәле» конкурсы финалы 22 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни–күңел ачу комплексында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot