news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дигән халыкара җыентык басмага әзерләнә

Редакция советына ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева рәислек итә

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). “Альянс Франсез -Казан” җәмгыяте ТР Президенты каршындагы Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе булышлыгында “Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дигән халыкара җыентык әзерли. Татарстан белән Франция арасындагы тарихи багланышлар, ике арадагы сәяси һәм икътисади элемтәләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективалары, француз, татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү, бу телләрне чит телләр буларак өйрәнүнең актуаль методикасы, мәдәниятлар арасындагы коммуникация - әлеге җыентыкның төп тематик юнәлешләре әнә шундый.
Редакция советына ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева рәислек итә.




news_right_1
news_right_2
news_bot