news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фотографы Фәрит Гобәев Россиянең «Алтын каләм» премиясе лауреаты булды

Мәскәүдә «Мир» киноконцерт залында Россиянең «Алтын каләм» журналистика өлкәсендә югары дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Татарстанның танылган фотографларының берсе Фәрит Гобәев «Алтын киштә» номинациясендә җиңү яулады.

«Көтмәдем... өстәвенә, Мәскәү кебек дәрәҗәдә. Әмма Мәскәүдә ветераннар турындагы альбомны Россиядә уникаль фотопроект буларак билгеләп үттеләр, бүген бик актуаль», - дип уртаклашты «Татар-информ» белән фотомастер.

Фәрит Гобәев «Победа. Одна на всех» китабы һәм «Искусство присутствия» альбомы өчен бүләкләнде. Беренче альбомга сугыш ветераннарының - тыл хезмәтчәннәренең 150 аклы-каралы портреты кертелгән. Аларны автор соңгы биш ел дәвамында республиканың барлык 45 муниципаль районында төшергән.

«Кызганычка, аларның күбесе инде исән түгел. Мин аларны төшергәндә, аларга 95-100 яшь иде», - дип уртаклашты ул.

Икенче басмага соңгы 50 ел эчендә төшерелгән фотолар кергән. Ул аклы-каралы фотолар 70нче еллардан алып 2023 елга кадәр төшерелгән. Монда төрле жанрлар тәкъдим ителгән - репортаж, портрет, табигый рәсемнәр. Бу китапка 200дән артык фотоэш кертелгән.

Россия журналистлар җәмгыятенең югары бүләгенә фотомастер гына түгел, ә китаплар үзләре дә лаек булды. Шуңа күрә Фәрит Гобәев «Логос» нәшрият йорты хезмәтчәннәре коллективына, верстальщик, дизайнер, басма җиһазлар операторларына - китап җитештерү сыйфатының иң югары стандартларын тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәрит Гобәев белән бергә макетны яшь журналист Илья Андреев эшләгән, китапларның шундый булуында аның да хезмәте бар.

Фәрит Гобәев 1951 елның 15 июлендә туган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Россия Фоторәссамнар берлегенең, Мәскәү Рәссам-графиклар берлегенең, Россия Журналистлар берлегенең һәм Халыкара журналистлар конфедерациясенең мактаулы әгъзасы. Казан дәүләт университеты журналистикасы бүлеген тәмамлаган (1976 ел).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100