news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фотографлар берлегендә Юлай Низаевның мини-фотокүргәзмәсе үтәчәк

Татарстан Фотографлар берлегендә Юлай Низаевның мини-фотокүргәзмәсе үтәчәк
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

29 майда, 18.00 сәгатьтә Татарстан Фотографлар берлеге әгъзасы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаевның «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталган мини-фотокүргәзмәнең презентациясе булачак. Очрашу ТР Фотографлар берлеге офисында үткәреләчәк.

«Әлеге мини-фотокүргәзмә игенчеләрнең һәм авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтенә багышлана. Аларның хезмәт сөючәнлеген һәм рекордлы уңышка омтылуларын данлый. Тәкъдим ителгән фотосурәтләр – төрле елларда ясалган. Журналист командировкалар вакытында авыл хуҗалыгы үсеше һәм проблемалары темаларын яктыртып, үзләрен авылга һәм туган җиргә багышлаган ватандашларының хезмәтен фотолар аша да тарих битләренә теркәргә тырыша», – диелә ТР Фотографлар берлегенең социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәрдә.

Бу безнең яшь коллегабызның беренче дебютларының берсе генә, диләр берлектә.

  • Юлай Низаев – 2022 елдан Татарстан Республиксы Фотографлар берлегенә кабул ителгән. Шулай ук РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
news_right_1
news_right_2
news_bot