Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Фотографлар берлегендә Сергей Ермолаев белән очрашу үтте
Татарстан Фотографлар берлеге офисында һәр пәнҗешәмбе саен танылган фотографлар белән очрашулар, мастер-класслар үткәрелеп килә. «Фотографның үз-үзен танытуында иҗади методлар» дигән темага Сергей Ермолаевның шәхси тәҗрибәсен сөйләде, сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге булды.
«Әлбәттә, фотограф үз-үзен танытуда төрле ысуллар куллануы ихтимал. Иң нәтиҗәлесе – күргәзмәләрдә катнашу һәм аларны үзең оештыру, фотокитап нәшер итү, фотофильм булдыру замана технологияләрен актив куллану. Заман үзгәргән саен, мөмкинчелекләр дә үзгәрә бара», – диде Сергей Ермолаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Очрашу барышында Ермолаев үзен танытуга илткән, үзе нәшер иткән китап һәм альбомнарын күрсәтте. Шулай ук аның «Алхимия света» проекты турында фикер алышу булды. Ахырдан, ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова спикерга очрашу өчен рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз