news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләре «Фотография — тормыш рәвеше» дигән очрашуда булды

Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләре «Фотография — тормыш рәвеше» дигән очрашуда булды
Татарстанның мәшһүр фотографлары Александр Рэмович Тягны-Рядно белән аралашкан мизгел
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген ТР Фотографлар берлеге вәкилләре Россия Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы һәм сәркатибе Александр Рэмович Тягны-Рядно белән иҗади очрашуда булды. «Фотография — тормыш рәвеше» исемле чара ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә үтте.

«Беләсезме, менә фотографлар аерым-аерым эшли һәм аралашу бик җитеп бетми. Ә мондый очрашулар, тәҗрибә уртаклашу безнең өчен бик кадерле. Әлеге очрашу, фикер алышулар да гаять файдалы булуына ышанам», — диде Александр Рэмович Тягны-Рядно «Татар информ» хәбәрчесенә.

Александр Бөекбританиядә, Испаниядә, Италиядә, Россиядә, Франциядә, Азәрбайҗанда һәм Украинада 70тән артык шәхси күргәзмә үткәргән шәхес. Шулай ук 20дән артык фотокитап авторы. Фотопроектларга куратор буларак та билгеле.

Очрашуда фотограф төрле жанрларда фотосурәтләр булдыруның күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Шулай ук, ул фотосәнгатьтнең репортаж юнәлеше, аклы-каралы фотолар төшерү хакында фикерләрен әйтте. Очрашу барышында ТР Фотографлар берлеге әгъзалары, һәвәскәр фотографлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Александр Рэмович Тягны-Рядно үзенең тәүге күргәзмәләре ничек оештырылганы, фотоларны уңышлы сатып булганлыгы турында сөйләде.

  • Александр Тягны-Рядно — РФ Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы һәм сәркатибе, Россия Журналистлар берлеге һәм ЮНЕСКО халыкара рәссамнар Федерациясе әгъзасы, куратор һәм блогер.
news_right_1
news_right_2
news_bot