Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле Сергей Волковның Мәскәүдә күргәзмәсе ачылды
ТР Фотографлар берлеге вәкилләре фотограф, эшмәкәр Сергей Волковның Мәскәүдә «Мосфильмдагы галереядә» ачылган «50×50» күргәзмәсе белән танышты. Әлеге фотокүргәзмәдәге эшләр ясалма фәһем белән ясалган һәм узган ел да шушы ук исем астында оештырылган фотокүргәзмәнең дәвамы булып тора. Ачылыш тантанасында ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова да чыгыш ясады һәм берлек исеменнән Волковка махсус заказ буенча эшләнгән фотограф статуэткасы, гөлләмә бирде.
«Без Сергей Алексеевичны чын күңелдән шундый матур күргәзмәгез ачылу уңаеннан тәбрик итәбез. Без әлеге күргәзмә ачылышында катнашуыбыз белән горурланабыз һәм үзебезнең Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле «Мосфильм»ның шундый дәрәҗәле залында фотосурәтләрен тәкъдим итә алуына чиксез шатбыз. Татарстан фотографларын шулай Мәскәүгә чакыруыгыз өчен дә ихлас рәхмәт», – диде Виктория Шиһапова.

Шулай ук тантана барышында Союз үсешенә керткән лаеклы өлеше, һәръяклап ярдәме һәм фотосәнгатьне үстерүе өчен Сергей Волковка рәхмәт сүзләре ирештерелде.
«Без, Татарстан фотографлары сезнең иҗади уңышларыгыз өчен сөенәбез. Чыннан да фотоларда бик соклангыч сюжетлар урын алган. Үзебез дә илһамланып кайтырбыз моннан, дигән фикердәмен», – дип сөйләде ТР Фотографлар берлеге вәкиле Алсу Шакирова.

Күргәзмәне караучылар авторның эшләре ясалма фәһем ярдәмендә ясалган булуга карамастан, аларда аның дөнья күренешләрен күзаллавы, җанлы хисләр булуын билгеләде.

- «ТР Фотографлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы — республикада фотосәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән, уртак мәнфәгатьләрне яклау һәм устав максатларына һәм бурычларына ирешү өчен фотосурәтләрнең төрле өлкәләрендәге фотографларны, иҗади хезмәткәрләрне һәм белгечләрне берләштерүче иҗат берлеге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз