news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле Сергей Волков: Ясалма интеллект гасыры килеп җитте

Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле Сергей Волков: Ясалма интеллект гасыры килеп җитте
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Фотографлар берлеге әгъзасы, танылган фотограф Сергей Волковның Мәскәүдә ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган «50×50» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә авторы ассызыклап үтүенчә, ясалма интеллект хәзерге заманда яшәешкә ныклы адымнар белән кереп бара.

«Бу күргәзмәне оештыру, үткәрү максаты — нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган сурәтләрне галереяләрдә халыкка күрсәтү, чөнки экспозицияләр үзенә күрә бер атмосфера бирә. Әйтергә кирәк, ясалма интеллект гасыры килеп җитте, без аның чорында яшибез, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», — диде Сергей Волков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Әлбәттә, бик күп сүзләр йөри, ясалма интеллект кешене алмаштыра алмый. Мондагы күргәзмәне мин төрле серияләргә бүлдем, мәсәлән, менә ел фасыллары календаре килеп чыкты. Ясалма акыл, әлбәттә, кешенең бөтен хисләрен күрсәтә алмый, әмма аның үзенчәлеге һәм киләчәге бар. Фэнтези да бу замана юнәлешендә зур роль уйный. Шулай ук күргәзмәмне хатын-кызларның кызыклы, матур образлары тулыландыра», – дип ассызыкллап узды ул әңгәмәбез барышында.

Күргәзмәнең ачылу тантанасы вактытында Россия тынычлык фонды вәкиле Галина Медведева Волковка «Россия профессионалы» дигән истәлек билгесен тапшырды.

«Сергей Алексеевич – бүгенге көннең мөмкинлекләрен дә, киләчәкне дә күзаллый ала торган фоторәссам. Әлбәттә, ул – шаккатмалы, искиткеч шәхес. Ул – яңа мөмкинлекләргә ачык кеше. Хәзер төрледән-төрле ясалма интеллектны куллану ысуллары популярлаша бара. Без кешенең һәм ясалма интеллектның уртак иҗат җимешләрен күрәбез. Бу күргәзмәдән соң, ясалма интеллект белән кешелек хакында уйларыбыз, күптөрле фикерләребез барлыкка килергә тиеш», – диде «ПроЛаб» үзәге идарәсе рәисе Николай Канавин.

Кунаклар арасында лотерея уены да узды, аның җиңүчесе нейрочелтәр ярдәмендә үз картинасын булдыру һәм аны кич азагында инде бастырылган килеш күрү мөмкинлеге алды.

  • Галереянең төп залында – «Kandinsky 3.0» кебек нейрочелтәрләрнең ясалма интеллекты белән авторлыкта булдырылган Сергей Алексеевичның алты дистәгә якын картинасы («арт») тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100