news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Рус география җәмгыяте фестивалендә катнаша

Анда Россиянең утыздан артык төбәгеннән катнашучылар көтелә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III фестивале уза. 2017 елда ул Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелегенә багышлана. Чара 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, һәм анда Россиянең утыздан артык төбәге катнаша. Шул исәптән, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Татарстанны тәкъдим итә. Ансамбль чыгышы 9 ноябрьгә билгеләнгән. Анда коллективның «алтын фонд»ында булган композицияләр башкарылачак.

Фестиваль «Россия күңеле – аның кешеләре» шигаре астында уза.

Фестивальдә тәкъдим ителүче экспозиция 6000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аның төп зоналарын «РГҖ тарихы», «Россия халыкларының тораклары», «Халык киемнәре»,«Россиядә һәнәрчеплек», «Россия халыкларының бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары», «Әкияти урман» сәхифәләре, 2017 елның «Иң матур ил» конкурсында җиңәүчеләрнең фотокүргәзмәсе тәшкил итә. Кунакларга төрле-төрле бәйрәм йолалары, костюмнар төрлелеге, орнаментлар үзенчәлеге ачылачак, һәнәрчелек буенча дәресләр үткәреләчәк.

Фестиваль Мәскәү шәһәре, Крымский Вал 10 нчы йорт адресы буенча, Үзәк рәсамнар йортында уза, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Г.Тукай исемендәе Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100