Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан флагының авторы Тавил Хаҗиәхмәтов вафат булды
Татарстан флагының авторы Тавил Хаҗиәхмәтов вафат булды
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Кичә 72нче яшендә Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Дәүләт премиясе һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасы флагының авторы Тавил Хаҗиәхмәтов вафат булды.
Рәссам 1991 елда Татарстанның символын – өч төстәге байрак иҗат итте. Байрактагы яшел төс – яшеллек, яңару, ак төс – чисталык, кызыл төс өлгергәнлек, энергия, көч һәм яшәешне аңлата. Флаг Татарстан Республикасы Югары Советы карары нигезендә расланды, хәзерге вакытта аны куллану кагыйдәсе “Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында”гы Законы тарафыннан регламентлана.
Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов 1936 елның 3 февралендә Саба районының Йосыф-Алан авылында дөньяга килә. 1963 елда Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. 1963-1968 елларда – “Яшь ленинчы” газетасында, 1968 елдан “Ялкын” журналында рәссам-график булып эшли, Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китапларга иллюстрацияләр ясый. Рәссам белән хушлашу 26 май көнне 11.00 сәгатьтә ТР Рәссамнар берлегендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз