Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан флагын урнаштыру мәктәпләр һәм спорт объектлары өчен мәҗбүри булачак
Татарстан Дәүләт флагын дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук милек формасына карамастан мәгариф оешмалары биналарында урнаштыру мәҗбүри булачак. «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» республика законына тиешле үзгәрешләр кертелде, документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Флагны шулай ук яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә даими урнаштырачаклар, йә аларның территорияләрендә урнаштырачаклар.
Моннан тыш, республика флагын мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре үткәргән массакүләм чаралар вакытында күтәрәчәкләр яки урнаштырачаклар. Бу таләп шулай ук рәсми физкультура чараларына һәм спорт ярышларына да кагыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз