news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан финанслар министры Чаллыда булды

Чаллыда яшәүчеләр кадастр кыйммәтеннән чыгып исәпләнгән салымны 2016 елда түлиячәк

  (Чаллы, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүчеләр кадастр кыйммәтеннән чыгып исәпләнгән салымны 2016 елда түлиячәк. Декабрьгә кадәр салымны исәпләүнең яңа ысулын кертү буенча җирле норматив-хокукый документ кабул ителәчәк. Шул уңайдан федераль һәм республика законнары кабул ителгән.

Бу хакта бүген ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин Чаллы шәһәре мэриясендә киңәшмәдә белдерде.

Хәзер милеккә салым инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнә. 1 гыйнвардан гамәлгә куела торган федераль закон Салым кодексына гражданнар милкенә яңа салым турындагы 32 нче бүлекне кертә. Салым түбәндәге объектларга салына: торак йорт (бу категориягә шәхси хуҗалык, бакча, шәхси торак йорт җир участокларында урнашкан торак корылмалар да керә), фатир, бүлмә, гараж, бердәм күчемсез комплекс, төгәлләнмәгән төзелеш обекты һ.б. биналар, корылмалар, биналар кертелә. Барлык күчемсез милек бәясе ноябрь ахырына кадәр ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында, шулай ук шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Яңа закон буенча пенсионерлар өчен салым ташламалары сакланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм алар дәрәҗәсендәге башка затлар, инвалидлар салымнан азат ителәчәк. Әмма ташлама салым түләүче сайлавы буенча бер объектка карата гына гамәлдә булачак. Шул ук вакытта милекче мәйданы буенча иң зур объектка салым түләүдән азат ителә.

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев белдергәнчә, киләсе атнада шәһәр советы депутатлары даими комиссияләр утырышларында яңа закон буенча эш башлый. Шәһәр советының чираттагы утырышында муниципалитетның карары кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100