news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Финанслар министрлыгы ел ахырында бюджетка 278 млрд сум керем көтә

Финансистлар фаразларына караганда, республика бюджетына керемнәр узган елга караганда 16 млрд сумга артачак.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Финанслар министрлыгы 2017 ел ахырында бюджетка 278 млрд сум керем көтә. Бу хакта бүген Казан ратушасында финанс ведомстволарның уртак коллегиясендә республика финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Финансистлар фаразларына караганда, республика бюджетына керемнәр, узган елга караганда, 16 млрд сумга артачак. 2016 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 262 млрд сум тәшкил итте.

Салым һәм салымнан булмаган керемнәр 250 млрд сум булырга тиеш. Аның күп өлешен физик затларның керемнәренә һәм табышларына салым тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100