Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Финанс министрлыгы 2025 елда педагогларга түләүгә юнәлдереләчәк сумманы атады

2025 елда ТР Финанс министрлыгы сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләүгә 3,3 миллиард сум юнәлдерергә ниятли. Акча «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан бүленәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«РФ Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә, күрсәтелгән максатларга федераль бюджет акчалары хисабына 3 341,5 миллион сум, шул исәптән белем бирү оешмалары педагогларына 3 055,7 миллион сум, һөнәри белем бирү оешмалары педагогларына 285,8 миллион сум юнәлдерү ниятләнә», - диелә хәбәрдә.
Ачыклап үтелгәнчә, әлеге сумманың 3,05 миллиард сумы – гомуми белем бирү оешмалары педагогларына, ә 285,8 миллион сумы һөнәри белем бирү оешмалары педагогларына түләүгә тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз