Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фильмы «Горький фест»та тәкъдим ителде
Быел 10нчы тапкыр үткәрелә торган «Горький фест» яңа Россия киносы фестивале кысаларында Татарстан фильмы — «Моң» мистик драмасы тәкъдим ителде. Фильмның режиссёры — Софья Чигирова. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Картина тамырларга кире кайту һәм милли-мәдәни үзенчәлекне кабул итү турында. Фильм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм фестивальдә тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды.
Фильм яшь музыкант Алинә турында. Аңа чит илдә эш тәкъдим итәләр. Ләкин кызның әбисе Нуриядә Альцгеймер авыруы булуы ачыклана һәм Алинә чит илгә китәсе урынга авылга юл тота. Туган ягына, Татарстанга кайткач, ул әбисенең хәтерен яңартырга тырыша.
Софья Чигирова Чаллыда туган. 2023 елда Санкт-Петербург кино һәм телевидение институтында С.М.Овчаров остаханәсен тәмамлый. Белгечлеге – кино һәм телевизион фильм режиссёры. «Моң» драмасы — аның тулы метражлы дебют картинасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз