news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фильмнарын «Пушкин картасы» белән карап була

Татарстан фильмнарын «Пушкин картасы» белән карап була
Салават Камалетдинов

Татарстанда төшерелгән берничә милли фильмны «Пушкин картасы» белән карарга була.

«Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Пушкин картасы» кысаларында күрсәтергә тәкъдим ителгән милли фильмнар июнь аеннан Россия прокатына чыкты», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

Әлеге программага Илдар Ягъфәровның Мансур Гыйләҗев сценарие нигезендә куелган «Исәнмесез!», «Байгал» фильмнары, Зифа Кадыйрова романы нигезендә Үзбәкстан-Татарстан копродукциясе булган «Сөмбел» фильмы, Миләүшә Айтуганова идеясе белән Илшат Рәхимбай төшергән «Әпипә» музыкаль фильмы, Юлия Захарованың «Хәлимә», Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә куелган «Мулла» фильмнары кергән.

«Пушкин картасы» 2021 елдан гамәлгә куелды. Аның лимиты 3 мең сум иде. Быел ул сан 5 мең сумга җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot