news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фильмнары Netflix сервисына охшаш булган якут онлайн кинотеатрында күрсәтеләчәк

Татарстан режиссерлары төрле елларда төшергән йөздән артык кинолента якут фильмнарының онлайн-кинотеатры – SakhaMovie («Сахамуви») базасында күрсәтеләчәк. «Татар-информ»га бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Без өч төбәк – Башкортстан, Якутия һәм Татарстанның алтын коллекциясен җыйдык. Хәзер каталогта биш йөзгә якын кинолента исәпләнә», – дип сөйләде ул.

Өч төбәк проекты фильмнар каталогыннан гыйбарәт, анда авторларга сылтама күрсәтелгән. Айтуганова белдерүенчә, коллекциягә заманча гына түгел, ә элегрәк төшерелгән хезмәтләр дә кертелгән.

Төбәкара проектны Россиянең башка кинематография төбәкләренә дә тәкъдим итәргә җыеналар. Киләчәктә илнең барлык тупланган кинорепертуарының тулы кыйммәтле базасын булдыру ниятләнә.

Миләүшә Айтуганова Россия дистрибьютерлары өчен бу базаның Голливуд киносы Россия прокатыннан китү чорында кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булачак дигән фикердә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер экспертлар Sakhamovie базасын «Netflix»ның якут аналогы дип атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100