Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан фильмнары Казан кинофестиваленең барлык номинацияләренә дә кертелде
Нина Кочеляева җитәкчелегендәге XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе «Милли конкурс» номинациясе фильмнары исемлеген игълан итте.
Сайлап алу комиссиясе әгъзасы Тимур Шәйхуллин сүзләренә караганда, комиссия әгъзалары арасында фильмнар сайлаганда, Татарстан кинокартиналарын конкурс программасына яки милли программага кертү буенча дискуссия чыккан.
«Быел милли программага лаеклы фильмнар кертелде. Шунысы куанычлы, соңгы елларда Татарстан кинематографы шактый алга киткән иҗади проектлар тәкъдим итә. Әмма, һичшиксез, югарырак омтылырга була», – дип фикерләре белән уртаклашты Шәйхуллин.
Биш номинациянең һәркайсына Татарстан фильмын кертү турында коллегиаль карар кабул ителгән. Аерым алганда, Төркия, Иран, Һиндстанда төшерелгән һәм башка тулы метражлы киноленталар белән беррәттән «Тарлан» фильмы тәкъдим ителде. Аны Татарстан Казахстан белән бергә эшләде.
«Кыска метражлы уен фильмы», «Документаль кыска метражлы фильм» һәм «Документаль тулы метражлы фильм» номинацияләрендә Татарстан кинематографиясе Рифат Миндубаевның «Галиябану», Марсель Мәхмүтовның «Габдрахман» һәм Булат Минкинның «Сосновый ключ» картиналары белән тәкъдим ителгән.
Казан кинофестиваленең конкурс программасы һәр номинациядә 10 фильмнан тора. Быел дөньяның 44 иленнән катнашу турында барлыгы 625 гариза теркәлгән.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз