news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фестивальләр үткәрү, яңа мәдәният йортлары төзү өчен 319 миллион сум алачак

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). ТР Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы 2021 елда «Мәдәният» илкүләм проектында каралган чараларны гамәлгә ашыру өчен 319 миллион сум акча алачак.

Финанслар өч төбәк проекты арасында бүленәчәк. Алар - «Мәдәни мохит» (286 миллион сум), «Иҗади кешеләр» (28,1 миллион сум) һәм «Цифрлы мәдәният» (4,8 миллион сум).

Казанда февраль аенда узган Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале (13 майдан 2 июньгә кадәр аның кысаларында тамашачылар игътибарына 8 спектакль һәм ике гала-концерт тәкъдим итү күздә тотыла) «Иҗади кешеләр» төбәк проектына керә. Ике фестиваль дә – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә уза торган Татарстанның мәдәни брендлары.

«Иҗади кешеләр» проектының тагын бер әһәмиятле чараларыннан берсе - «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивале. Ул 7-13 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Әлеге проект кысаларында шулай ук төрле күргәзмәләр һәм бәйгеләр үткәрү күздә тотыла.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешендәге 12 юнәлешне колачлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100