news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан фермеры кошчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә
Узган ел сатылмаган ашлыкны терлекләргә һәм кошларга ашатырга ниятли
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Биектауда фермер Габделәхмәт Котдусов бу сезонда кошчылык һәм терлекчелек белән ныклап шөгыльләнергә ниятли. Ул узган ел сатылмаган ашлыкны терлекләргә һәм кошларга ашатырга уйлый.
Г.Котдусов еллар дәвамында игенчелек белән шөгыльләнә, ашлык үстерә. Аның 200 гектар җире бар. Әмма соңгы елларда бодай һәм арышны сату кыенлашу сәбәпле, ул кошчылык һәм терлекчелек белән ныклап шөгыльләнергә уйлаган.
Фермер ТР Лаеш районыннан 90 баш ана каз сатып алган, җәен 1500 башка якын каз бәбкәсе чыгар дип өметләнә. Бу казлар югары продуктлы, берсенең авырлыгы 7 килограммга кадәр җитә, ә гади казлар 4 килограммнан артмый.
Моннан тыш, Г.Котдусов Югары Осланнан 20 баш сарык сатып алган.
Хәзер фермер сөт күп бирә торган кәҗәләр сатып алу буенча Германия белән сөйләшүләр алып бара. Шулай итеп, җәй көне аның ишегалдында төрле терлекләр урын алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot