Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фермеры Илшат Гомәров һәр гектардан 180 центнер бәрәңге җыя
Жәй дәвамында бәрәңгегә су сибелгән
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТРның Алексеевски районы фермеры Илшат Гомәров һәр гектардан 180 центнер бәрәңге җыя. Җәй дәвамында бу авыл хуҗалыгы культурасына су сибелгән. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.
Быел И.Гомәров хуҗалыгында 35 гектарга бәрәңге утыртылган, аның 8 гектары ясалма сугарылган. Җәй коры килү сәбәпле, бәрәңге шул 8 гектарда гына булган. Дөрес, уңыш мактанырлык түгел. Узган ел фермер һәр гектардан 280 центнер уңыш җыйган, быел 100 центнерга кимрәк. Сугарылмаган мәйданда бәрәңге яралмаган да. И.Гомәров ул җирне сукаларга ниятли.
Быел фермерның яшелчәләре уңган. Шулай итеп, И.Гомәров быел 350 тонна кәбестә җыеп алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз