news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерларының XV корылтае җитеп килә

Форумда ТР һәм РФ дәүләт органнары вәкилләре һәм әйдәп баручы инвесторлар да катнашыр дип көтелә

 (Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 19 февраль көнне Татарстан фермерларының XV корылтае үткәреләчәк. Аның эшендә фермерлар гына түгел, ТР һәм РФ дәүләт органнары вәкилләре һәм әйдәп баручы инвесторлар катнашыр дип көтелә.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР фермерлар һәм крестьян утарлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр.

Корылтайда каралачак төп мәсьәләләрнең берсе фермерлык хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына андыйларны үзебезнең илдә җитештерү шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүдәге роленә һәм әһәмиятенә бәйле. Форумны оештыручылар фикеренчә, авылларда заманча кече формалы хуҗалык итү тырышлыгы Татарстан икътисадын тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot