news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка кимегән

Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка кимегән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка, шул исәптән сыерлар саны 3660 башка кимегән. Бу хакта бүген Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгышыннан билгеле булды.

Статистика буенча, кече хуҗалык формалары тарафыннан 2025 елда 160 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2024 елга караганда 6 процентка артык, ләкин үсеш шәхси хуҗалыкларда гына, һәм моңа үсемлекчелек хисабына ирешелгән (8,7 процент), фермерлар буенча 2,4 процентка кимү күзәтелә.

Фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда терлек саны азаю аркасында терлекчелек продукциясе кимү тенденциясе дәвам итә. Республикада фермерлар 1242гә кимегән, шуның нәтиҗәсендә терлек саны да азаюы аңлашыла.

«Фермерлар җитештергән продукция өлеше тулай продукция күләмендә соңгы өч елда кимегән, авыл хуҗалыгы оешмаларыныкы, киресенчә, арткан. Бу инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге белән бәйле. Өч елда алар тарафыннан производствога – 100 миллиард сумга якын, шул исәптән техниканы яңартуга 31 миллиард сум акча кертелгән», - диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, фермерларның кимүен күпләр ветеринария таләпләре көчәю белән аңлата, ләкин, ничек кенә булса да, бу – нәтиҗәле бизнес өчен мәҗбүри шарт, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot