news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерларына дүрт миллион сум грант бирелергә мөмкин

Быел бал кортлары һәлак булудан зыян күргән умартачылар грант алу өчен документлар тапшыра ала.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). “Фермерларга ярдәм системасы булдыру һәм авыл кооперацияләрен үстерү” илкүләм проекты кысаларында фермерлар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өстәмә акчалар алачак. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов министрлыкта узган киңәшмәдә әйтте.

“Илкүләм проект яшь фермерлар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грант программалары белән бергә эшләячәк. Анда Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантларына документлар тапшырып, әмма ниндидер сәбәпләр белән конкурсны уза алмаганнар гына катнаша ала", - диде министр урынбасары.

"Моннан тыш, быел бал кортлары үлеменнән зыян күргән умартачылар документлар тапшырып, үз умарталарын торгыза алачак. Программа “Умартачылык” юнәлеше буенча ярдәм итүне күздә тота. Грантның иң югары күләме 4 млн сум”, - диде Хәбипов.

Киңәшмәдә әйтүләренчә, грант алуга документларны 6 августта кабул итә башлаячаклар. Аграрийлар документларны дөрес әзерли алсын өчен ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм ЛПХ субсидияләре” бүлегендә бөтен кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.

Киңәшмәдә Ришат Хәбипов, “2017-2020 елларда Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсеше” программасы буенча конкурста катнашу өчен авыл хуҗалыгы кооперативларыннан документлар җыюның 9 августка кадәр дәвам итүен дә әйтте.

Шулай ук киңәшмәдә 2017-2018 елларда грант алучыларга дәүләт ярдәмен күрсәтү шартларының үтәлүе һәм эш урыннары булдыру турында да җентекләп фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100