news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерларына агробизнесны нәтиҗәле алып барырга өйрәтәчәкләр

Өч көнлек курслар 5-7 февральдә узачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары өчен «Хуҗалык итүнең кече формалары шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару» квалификация күтәрү курслары узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көнлек курслар 5-7 февральдә узачак. Курслар «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программалары буенча үткәрелә.

Лекцияләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук институт укытучылары укыячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре АПКда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары, авыл икътисадының нәтиҗәлелеген тәшкил итүче чаралар, крестьян (фермер) хуҗалыклары төзүнең норматив-хокукый базасы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100