news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фермерлары үзләренең яңа лидерларын сайлаячак
К.Байтимеров кандидатурасы да көн тәртибеннән алынмый, чөнки Татарстан фермерлары нәкъ менә аны үз җитәкчеләре итеп күрә
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР фермерлары хисап-сайлау съездында яңа лидерларының кандидатурасын карарга ниятли. 25 декабрьдә республиканың Түбән Кама районы “Якташлар” крестьян хуҗалыгы базасында узачак Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең чираттагы утырышында Х хисап-сайлау съездының көн тәртибе расланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ассоциациядә хәбәр иттеләр.
Х хисап-сайлау съездының көн тәртибенә куелган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисен сайлау. Камияр Байтимеров 1999 елдан башлап Татарстан фермаларының җитәкчесе булып хезмәт куя. Күптән түгел ул съезд вакытында аның кандидатурасын төшереп калдырырга тәкъдим итте. Ул бу постта башка хезмәт куярга планлаштырмый.
Әмма Ассоциация Президиумы әгъзалары аның үтенечен кире какты. Түбән Камада Ассоциация советы утырышында яңа рәиснең кандидатурасы кертеләчәк. К.Байтимеров кандидатурасы да көн тәртибеннән алынмый, чөнки Татарстан фермерлары нәкъ менә аны үз җитәкчеләре итеп күрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2