news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан фермерлары ярма җитештерүне җайга салды
Ашлык Татарстанның Буа районындагы “Мирас” кооперативы базасында эшкәртелә
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның Буа районындагы “Мирас” эшкәртү кооперативы арпа ярмасының тәүге партиясен җитештерде. Әлеге кооперативны райондагы бер фермер хуҗалыгы башлыгы Расыйх Мифтахетдинов җитәкли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Ярма җитештерүдә районның күп кенә фермерлары катнаша, алар чимал белән тәэмин итә. Проектның файдасы зур булыр дип көтелә. Моннан соң фермерлар арпа, бодай, карабодай, солы һәм башка культураларны арзан бәягә сатып җибәрмәячәк, чөнки бер килограмм ярманың бәясе шактый кыйммәт тора.
Кооператив хезмәткәрләре тәүлегенә 10 тонна ашлык эшкәртергә ниятли. Әзер продукцияне Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә сату күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot