news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерлары Ульян өлкәсенә тәҗрибә тупларга бара

Алар өлкәнең Яңа Малыклы районы Александровка авылында гаилә сөтчелек фермасы эше принциплары белән танышалар

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә ТР фермерлары Ульян өлкәсенә гаилә сөтчелек фермаларын үстерү буенча тәҗрибә тупларга бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
Быел 2010-2012 елларга исәпләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында гаилә сөтчелек фермалары төзелеше программасына ТРның 40тан артык фермеры кергән. Программа федераль бюджеттан финансланачак. Бүгенге көндә кайбер фермерлар эшкә кереште. Шулай итеп, күп еллар дәвамында бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән Түбән Кама фермеры Владимир Апаков терлекчелек эшен башларга ниятләгән. Питрәч районының үсемлекчелек белән эш иткән фермер Николай Терентьев да гаилә сөтчелек фермасы булдырырга уйлаган.
Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районында гаилә сөтчелек фермалары бюджет акчасына торгызыла һәм авыл эшмәкәрләренә тапшырыла. Эшмәкәр сөтчелек фермасы өчен үз акчасының 30 процентын түли, бина бәясенең 70 проценты банктан алынган заем акчалары исәбенә каплана. ТР фермерлары Ульян өлкәсе коллегаларыннан тәҗрибә тупларга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot