Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан фермерлары ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерергә мөмкин
Дәүләт ярдәме өчен федераль бюджеттан 4 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайтырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ташламалы кредитлар буенча кичектереп түләү — авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. — Бу максатларга федераль бюджеттан быел 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум акча бүлеп биреләчәк».
Фермерларга ташламалы кредит бирү программасы буенча 1 проценттан 5 процентка кадәр кредит алырга була
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз