Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фермерлары Россиянең көньяк төбәкләрендә мул уңыш үстерде
Татарстан фермерлары Россиянең көньяк төбәкләрендә мул уңыш үстерде
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республиканың Арча районы фермеры Мөдәррис Миңнуллин Әстерхан өлкәсендә суганнан мул уңыш үстерде. Быелгы җәй Татарстанның тагын бер фермеры – Сарытау өлкәсе һәм Краснодар краенда орлыкка дигән бәрәңге үстерүче Түбән Кама районыннан Владимир Аппаков өчен дә шактый уңышлы булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
М.Миңнуллин Әстерхан өлкәсендә суган үстерү белән инде беренче елын гына шөгыльләнми. Быел ул әлеге культураны 20 гектар мәйданда икте. Мул уңыш алу өчен фермер Әстерхан өлкәсенә суган игелүче мәйданнарны сугару максатыннан кыйммәтле җиһаз озатты. Быел суган уңышы аеруча мул булды. Авыл эшкуары һәр гектардан 800 центнер продукция җыеп алды. Татарстанда исә суган уңышы гектарыннан 300 центнердан да артмый.
М.Миңнуллин үстерелгән продукцияне Казанда сатарга ниятли. Якын көннәрдә башкалабызга суган төялгән беренче автофургон кайтачак. Продукцияне сатуда кыенлыклар тумый – Казан һәм Татарстан предприятие-оешмаларыннан аны сатып алуга заказларны фермер инде язын ук алды. М.Миңнуллинның инде бүген үк суганның киләсе ел уңышы өчен кулланучылардан заказлары бар. Бу – аның әлеге продукцияне бары тик югары сыйфатлы итеп үстерүе хакында сөйли.
Фермер В.Аппаков орлыкка дигән бәрәңгене август башларында җыя башларга ниятли. Продукцияне ул урында ук сатачак. Аның продукциясенә дә сорау зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз