news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерлары җәрәхәтләрсез һәм бәхетсезлек очракларына юлыкмыйча гына эшли

Бу атнада ТР Биектау районының фермер хуҗалыклары базасында республика семинар-киңәшмәсе узачак

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Якын көннәрдә Биектау районы фермерлары Габделәхмәт Котдусов, Ринат Вәлиуллин һәм Азат Әхмәтов хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясендә белдерделәр.
Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек крестьян хуҗалыклары министрлыгы, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе оештырган.
Семинар-киңәшмәнең фермер хуҗалыкларында узуы очраклы түгел. Инде 3 елдан артык ТР авыл эшкуарлары производствода җәрәхәтләрсез һәм имгәнүләрсез эшли. Уңышның сере эшнең төп өлешен фермерларның үзләре башкаруында. Җәлеп ителгән эшчеләргә, кагыйдә буларак, сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренең аерым төрләре генә ышанып тапшырыла. Өстәвенә, фермерлар һәр агротехник алым һәм эш төрен уздыруны җентекләп уйлап башкара.
Фермерларның тәҗрибәсен ТР АПК предприятиеләре вәкилләре дә алмакчы.



news_right_1
news_right_2
news_bot