news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан фермерлары кыен хәлдә калу сәбәпле техниканы сатарга мәҗбүр
Аларга ачка узган ел авыл хуҗалыгы машиналары юнәтү өчен алынган банк кредитларын түләү өчен кирәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары кыен хәлдә калу сәбәпле үзләрендә булган техниканы сатарга мәҗбүр. Аларга ачка узган ел авыл хуҗалыгы машиналары юнәтү өчен алынган банк кредитларын түләү өчен кирәк. Техника сатуга бәйле вәзгыять республика өчен гадәти хәлгә әверелеп бара. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Шушы көннәрдә сатып алучылар Алабуга районы фермеры Илнар Гобәйдуллин янында булды. Ул комбайнны – 6 миллион, тракторны – 4,5 миллион, чәчкечне – 1,8 миллион һәм дисклы модернизацияләнгән тырманы 1 миллион сумга сатарга мәҗбүр булган. Аңа узган ел бер банк заманча техника сатып алу өчен шул күләмдә кредит биргән. Аның автопаркында 1996 елда сатып алынган, эксплуатация срогы узган техника гына калган.
И.Гобәйдуллин мул уңыш үстерергә һәм банк бурычын кайтарырга өметләнгән. Әмма җәй коры килү сәбәпле, аның хыяллары чынга ашмаган.
Фермерның банк кредитларын корылык китергән зыянны каплау буенча компенсация хисабына түләү өмете дә челпәрәмә килә. Искәртеп узабыз, Татарстан аграрийлары килгән зыянны кайтарырга федераль бюджеттан 2,2 миллиард сум акча алырга тиеш иде. Әмма бу акчалар, К.Байтимеров раславынча, фермерларга барып җитмәгән.
Хәзер И.Гобәйдуллин үз җиренең шактый өлешен (20 мең гектар) сатып җибәрергә мәҗбүр. Ул үзенә бары тик 120 гектар гына калдырган.
К.Байтимеровның сүзләренә караганда, әлеге вәзгыять республика өчен гадәти хәлгә әверелеп бара. Якын көннәрдә Баулы, Әлмәт, Зәй һәм Азнакай районы фермерлары (узган җәйдә әлеге районнар корылыктан аеруча нык зыян күрде) банк кредитларын түләү өчен 2009 елда юнәткән техниканы сатарга ниятли. Фермерлар киләчәк уңышның язмышы турында уйламаска тырыша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2