news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерлары корылык китергән зыян өчен әле һаман да компенсация алмаган

Аномаль корылык аркасында алар 5 миллиард сумлык зыян күрде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары корылык китергән зыян өчен әле һаман да компенсация алмаган. Аномаль корылык аркасында алар 5 миллиард сумлык зыян күрде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Аның мәгълүматларына караганда, быелгы корылык китергән зыянны каплау өчен Татарстан аграрийларына федераль үзәк тарафыннан 6,2 миллиард сум акча бүленгән. Аның бер өлеше килгән инде. Әмма акчаны нигездә Татарстанның эре агрохолдинглары ала.
К.Байтимеров фикеренчә, әлеге суммадан Татарстан фермерларына да өлеш чыгачак, әмма инде соң булачак. Нәкъ менә шушы көннәрдә булачак уңышка нигез салына – фермерлар көзге чәчү эшләрен башкара, ә аңа, чәчүлек орлыктан тыш, ягулык-майлау материаллары һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр дә кирәк.
Боларның барысын да федераль үзәктән бүленгән акчага сатып алып булыр иде. Әмма акча әле һаман килеп җитми. “Бу инде беренче тапкыр гына түгел. Республикада фермерларны ни өчендер һәрвакытта да иң соңыннан искә төшерәләр”, - диде Камияр Байтимеров.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot