news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерлары Казан үзәгендәге кышкы фестивальдә үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк

«КышДаКар-фест» фестивале кысаларында чыршы уенчыклары, бүләкләр, кулдан эшләнгән сувенирлар урын алган ярминкә эшләячәк.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр республика башкаласының җәяүлеләр урамнарында «КышДаКар-фест» кышкы фестивале кысаларында ярминкә эшләячәк. Анда җирле фермерлар үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәгә килүчеләргә фермер хуҗалыкларында җитештерелгән сөт продуктлары, шулай ук төрле ит деликатеслары сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Шулай ук төрле чыршы уенчыклары, бүләкләр, кулдан эшләнгән сувенирлар тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 29-31 декабрь көннәрендә шәһәр үзәгендә – Петербург урамындагы җир асты кичүе янында, 2-7 гыйнварда исә Бауман урамында – ТР Фәннәр академиясе бинасы янында эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100