news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерлары Италиягә үз продукцияләрен җибәрергә ниятли

Италия эшмәкәрләре делегациясе белән сөйләшүләр алып бардылар

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Италия эшмәкәрләре делегациясе белән сөйләшүләр алып барды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
Италия эшмәкәрләре Татарстан фермерлары белән бергә ТР территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләренең уртак челтәрен булдырырга әзер булуларын белдерде.
Яклар шулай ук ТР фермерлары җитештергән продукцияне Италиягә даими җибәрү турында сөйләштеләр. Италия вәкилләре шул максаттан бу программада катнашачак Биектау, Кукмара, Арча, Югары Ослан районнары фермерлары хуҗалыкларында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot