news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерлары җитәкчесе АКШтагы кебек азык-төлек картасы кертергә тәкъдим итте

Татарстан фермерлары җитәкчесе АКШтагы кебек азык-төлек картасы кертергә тәкъдим итте
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

АКШта яшәүче якынча 42 млн кеше әлегә кадәр беренче чиратта кирәкле товарларны сатып алу өчен азык-төлек карталарыннан файдалана, дип белдерде Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. Аның сүзләренчә, Россиядә аларны куллану ил икътисадында уңай йогынты ясый алыр иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Әгәр кеше күбрәк аксым алырга тели икән, рәхим итегез. Сатып ала. Ләкин ул нинди бәядән сатып алачак? Ул чакта азык-төлек карточкаларын кертергә кирәк була. Мисал өчен АКШта 42 млн кеше азык-төлек карточкаларыннан файдалана», - дип билгеләп үтте белгеч «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Аның сүзләренчә, бу механизм Американың гади кулланучыларында да, җитештерүчеләрдә дә уңай чагылыш таба, чөнки акчаның бер өлеше илнең агросәнәгать комплексы үсешенә җибәрелә.

АКШта азык-төлек карточкалары - ул электрон талон, ай саен бюджет акчасыннан 115 долларга тулыландырыла. Кайбер Россия белгечләре фикеренчә, мондый практика өлкән яшьтәге кешеләрдә совет чоры икътисадының тискәре ягы белән ассоциацияләнәчәк һәм энтузиазмнан башка гына кабул ителергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100