news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерлары җиләк-җимеш үстерә башлый

Әлеге максат белән республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләшкән

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары җиләк-җимеш үстерә башлый. Әлеге максат белән республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясендә хәбәр иттеләр.

Алты крестьян-фермер хуҗалыгы "Ягодная долина"/"Җиләкле үзән" исемле кластер оештырган. Алар узган сезонда ук җиләк үсентеләре, аерым алганда, «Эльсанта» һәм «Хоней» сортлы виктория, «Геракл» һәм «Поляна» сортлы кура җиләге утырткан.

Киләчәктә җиләкле кластерга кергән крестьян-фермер хуҗалыклары саны 18гә җитәчәк. Әлеге продукцияне эшкәртү һәм савытларга тутыру ниятләнә, - алар Татарстан кулланучыларына җибәреләчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100