news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерлары «Иң яхшы гаилә фермасы – 2017» конкурсында җиңде

1 нче һәм 2 нче урыннарны Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан фермерлары «Иң яхшы гаилә фермасы – 2017» конкурсында җиңүчеләр булды. 6 февральдә Мәскәүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелде. Бу турыда Татарстан Республикасы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны «ВДНХ» АҖ, «ДЛГ РУС» ҖЧҖ, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм «DairyNews» МА оештырдылар. Аның максаты – терлекчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче крестьян-фермер хуҗалыкларын ачыклау һәм аларны бүләкләү. Конкурста Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 35 фермер хуҗалыгы катнашты.

Җиңүчеләр 4 номинациядә билгеләнде. «Ит терлекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче һәм 2 нче урыннарны Татарстан фермерлары – Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алдылар, 3 нче урында – Мәскәү өлкәсеннән Нина Штанькова.

«Сөт телекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче урынга Тверь өлкәсеннән КФХ башлыгы Алексей Трофимов чыкты, 2 нче урында – Омск өлкәсеннән Сергей Ложкин, 3 нче урында – Приморье краеннан Роман Раченков.

«Кәҗәчелектә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә җиңүче булып Тула өлкәсеннән Семен Яблоновский танылды, «Сарыкчылыкта иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә Ставрополь краеннан Әбүйосыф Лайпанов җиңүче булды.

Татарстан фермерлары – Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Эдуард Гобәйдуллин – 2016 елда “Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант алганнар иде. Әнвәр Мөхәммәтшин ат үрчетү белән шөгыльләнә (бүгенге көндә хуҗалыкта 136 баш ат бар), ә Эдуард Гобәйдуллин – ит җитештерү белән, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 100 эре мөгезле терлек исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100