news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фермерлары быел ашлык саклау өчен 7 элеватор төзергә ниятли

Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылачак

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары 2012 елда ашлык саклау өчен 7 элеватор төзергә ниятли. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылачак. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров шулай дип белдерде.
Бер элеваторның проект бәясе якынча 200 млн сум тора. Һәрберсе 25-30 мең тонна ашлык сыйдырырга сәләтле бу объектлар республиканың төрле зоналарында сафка басачак. Мәсәлән, биш элеватор тимер юл янәшәсендә төзеләчәк, калган икесе-елгалар ярында.
2012 елда Буа һәм Әлмәт районнарында ашлык саклау өчен ике объектны сафка бастыру планы бар.
Яңа элеваторлар төзелү белән, фермерларга ашлык саклау өчен акчаларын мөмкин кадәр күбрәк янга калдырырга юл ачыла. Элеваторлар сафка баскач, алар үзләре үк терлекчелекне үстерү өчен кирәкле катнаш азык җитештерә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot