Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фермерлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1 миллиард сумга якын продукция саткан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
13 тапкыр узган шимбә ярминкәсендә Татарстан фермерлары барлыгы 993 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«13 ярминкә нәтиҗәләре буенча 8131 тонна яшелчә, шул исәптән 4941,7 тонна бәрәңге, шулай ук 206,3 тонна сөт, 677,6 тонна шикәр, 999,7 тонна ит, шул исәптән 577,4 тонна сыер ите сатылган», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ярминкәләрне оештыруда 35 муниципаль район катнашкан, 12,1 меңнән артык транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә башланды һәм 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм төрле вакыт аралыгында 26 районда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз