Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан фермерлары “Алтын көз-2005” Бөтенроссия күргәзмәсендә катнаша
Татарстан фермерлары “Алтын көз-2005” Бөтенроссия күргәзмәсендә катнаша
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Бүген Татарстан фермерлары делегациясе “Алтын көз” Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашу өчен Мәскәүгә китә. “Татар-информ” агентлыгына ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Әлмәт, Түбән Кама, Әлки, Биектау, Арча, Лаеш, Балтач һәм Питрәч районнарыннан 10 фермер хуҗалыгы үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
7-10 октябрьдә “Алтын көз” күргәзмәсендә республика фермерлары үстергән бөртекле культураларның иң яхшы сортлары, бәрәңге, суган һәм кишер тәкъдим ителәчәк. Фермерлар алдында ике бурыч тора – беренчедән, үз продукцияләренә сатып алучылар табу, икенчедән, авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә яңа җиһазлар белән танышу. Мәсәлән, Әлмәт районы фермерлары бройлерлар үстерүнең яңа технологияләрен кертергә ниятли, - дип хәбәр итте ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе.
“Алтын көз” күргәзмәсендә фермер хуҗалыкларыннан тыш, 20дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша. Алар арасында Татарстан кулланучылар берлеге, “Татарстан сөте”, “Кызыл шәрык - Агро”, “Татфондбанк” системасының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз